Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 октября 2021, 08:19

526

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче Әнис Хафиз улы һәм Ганҗә Хөсәен кызы Хөсәеновларның

бергә гомер коруларына 19 октябрьдә 50 ел булды.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек,

сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,

Әти каршы ала урамда.

Йөгергәләп әни табын кора,

Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзәләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,

"Әти-әни" – диеп дәшәбез.

Безгә терәк, оныкларга шатлык,

Озак-озак тигез яшәгез!

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, киявегез, киленегез, оныкларыгыз.

Әлеге котлауга кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев