Котлыйбыз!
Түбән Чегодай авылында яшәүче
Рәшит Әнәс улы Хөсәеновка
20 июльдә 50 яшь тула.
Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, улым, сабыр, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерлебез! Сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, ак бәхетләр белән тулы тормышта сөенеп, якыннарыңның җылысын тоеп, игелекләрен күреп, рәхәтлектә яшәвеңне телибез.
Киләчәктә дә исән-сау булып, бер-беребезне аңлап, бәрәкәтле мул тормышта яшәргә язсын иде. Кеше-
лекле, кече, киң күңелле, башкаларга ихтирамлы булганың өчен мең рәхмәт!
Уңган-булган чын ирләргә
Язмыш та булмый кырыс.
Туган көндә изге теләк –
Саулыгың булсын корыч!
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Иң изге теләкләр белән,
тормыш иптәшең Гөлшат, балаларың Илназ, Гөлназ-Руслан, Гүзәл, Алмаз.
Әлеге теләкләргә әниебез, әбиебез Фатыйма да кушыла.
Нет комментариев