Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 февраля 2020, 08:10

678

0

0

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә
яшәүче ӘЛФИНУР ӘКРӘМ кызы КӘРИМОВАның
20 февральдә 55 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине иң гүзәл, иң күркәм бәйрәмең белән котлап, җир йөзендәге иң изге теләкләребезне җиткерәбез: сәламәт яшә, һәрбер көнең шатлыктан гына торсын, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Мул тормышта, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, әти белән озын, тигез гомер кичерергә язсын. Мең рәхмәт, әни, безгә гомер биргәнең, хәзерге көндә дә безне кайгыртып, ярдәм итеп яшәвең өчен.
Син булганда безгә ничек рәхәт,
Кояш та бит бездән көнләшә.
Без бәхетле, әни, бик бәхетле,
Син булганда һәрчак янәшә.
Безгә кылган барлык игелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Тормышыбыз ямьле синең белән,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әнәс,
балаларың: Алмаз-Алсу, Азат-Ләйсән, Алсу,
оныкларың: Ясминә, Камил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев