Котлыйбыз!
Иске Кади авылында яшәүче әтиебез
Солтан Минәхмәт улы Мөхетдиновка 20 октябрьдә 70 яшь тула.
Кадерле әтиебезне, бабабызны юбилее белән тәбрик итәбез! Рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Иң изге теләкләр белән, балаларың,кияү-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез Асия дә кушыла.
Нет комментариев