Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 сентября 2021, 08:19

344

0

1

Котлыйбыз!

Бәркәтәдә яшәүче кадерле әтиебез

ФОАТ ГАБДУЛЛА улы МОСТАФИНга

20 сентябрьдә 75 яшь тула.

Шул уңайдан ихлас котлап, аңа нык исәнлек, озын гомер телибез. Әтиебез гомер буе колхозда хезмәт куйды, башкаларга үрнәк булды, әниебез Нәфисә Хәертдин кызы белән, безне – өч балаларын җил-яңгыр тидермичә, кадерләп үстерделәр, олы тормышка әзерләделәр, аларга чиксез рәхмәт. Әти белән әни әле дә безне ачык йөз белән каршы алалар, безнең уңышларга сөенеп, туган нигезебезне саклап яшиләр. Әле тагын озак еллар бергә булсыннар.

Юбилеең белән, кадерле әтиебез!

Котлы булсын туган көнең, әти!

Сәламәтлек телик иң элек.

Насыйп булсын яшәү тынычлыкта

Күреп бездән хөрмәт, игелек.

Котлап, уллары, кызлары һәм оныклары.

Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев