Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 августа 2022, 09:50

495

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче Рамил Әхәт улы  Харисовка 18 августта 55 яшь тула. 

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез!
Олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
    Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
    Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
    Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
    Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Лилия, улың Рәмзил, кызың Алинә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев