Котлыйбыз!
Туймәт авылында яшәүче җиңгәбез, киленебез, апабыз Җәмилә Габдрәхим кызы Гатинаның 18 июнь көнне 50 яшьлек юбилее.
Җәмилә, сине шушы гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз һәм ныклы исәнлек белән яшәвеңне телибез. Сиңа, ни кызганыч, абый белән парлап яшәргә насыйп булмады, алдагы тормышыңда балаларыңның оныкларыңның бәхетле, парлы тормышларына сөенеп яшәргә язсын сиңа, Ходай. Син безнең нигезнең тоткасы, һәрвакыт ачык йөз, мул табын белән каршы аласың, күчтәнәчләр белән озатасың. Әниебез белән әниле-кызлы кебек яшисез. Әниебезне тәрбияләгәнең, ташламаганың өчен бик зур рәхмәт. Ходай сине сабырлык, түземлек бирсен, мәрхәмәтеннән аермасын.
50 яшь ул - күп тә, аз да,
50 яшь ул – олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда
Юллар җиңел булмый ул.
Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормыш давылларыннан
Аумадың, егылмадың.
Туган көннәр елда кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән, Гатиннар, Хәлиуллиннар, Зөфәровлар, Шиһаповлар.
Комментарии
0
0
Миндэ кушылам матур телэклэргэ Жэмилэ. Исэн сау бул хэр вакыт шулай ачык йозле бэхетле озын гомерле бул. Син зур эфэрин.
0
0