Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 18 апрель 2019 - 14:30
    1489
    1
    0

    Район үзәк ашханәсендә кондитер булып эшләүче

    Гөлфия Хәниф кызы Зәкиуллинага

    19 апрельдә 55 яшь тула.

    Хөрмәтле хезмәттәшебез, бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белми, гел шулай чибәр булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, тормыш иптәшегез, балаларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз белән бергә-бергә күңелле итеп яшәргә  Ходай насыйп итсен.

    Юллар кебек озын гомер сезгә,

    Кайгы җиле тия күрмәсен!

    Заман кыраулары читләп үтсен,

    Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!

    Заман авыр дибез, ә шулай да,

    Табыныгыз булсын түгәрәк,

    Онытып торыйк дөнья мәшәкатен,

    Бәйрәмегез булсын мөбарәк!

    Иң изге теләкләр белән,

    район үзәк ашханәсе коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 18 апрель 2019 - 20:21
      Без имени
      Миндэ кушылам шул матур телэклэргэ 😃😃😃