Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 февраля 2019, 08:00

1018

0

5

Котлыйбыз!

Утыз Имән авылында яшәүче
ФӘНИС ИНСАФ улы ХӘБИБУЛЛИНга
20 февраль көнне 50 яшь тула.


Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син өебезнең нуры, тормышыбызның яме, гаилә учагын саклаучы якты кояшыбыз. Ходай сиңа исәнлек-саулык, матур көннәр, куанычлы хәбәрләр генә бүләк итсен. Рәхмәт янәшәбездә безне аңлап, кайгыртып яшәгәнең өчен. Гомеребез көзләренә кадәр бер-беребезне хөрмәтләп, якты дөньяның рәхәтен күреп, куаныч-шатлыкларга күмелеп, тигезлек белән яшәргә язсын. Елмаюлы йөзеңә сагыш чаткылары кунмасын, алдагы гомерең яңа куанычлар өстәсен, яшәү дәртең сүрелмәсен!
Кулларыңнан синең гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
Кадерлебез, исән-сау гына бул,
Нур сибелсен синең йөзеңнән.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.

Иң изге теләкләр белән,
тормыш иптәшең Дания, улың Рәмис.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X