Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 17 сентябрь 2021 - 08:33
    252
    0
    2

    Әмир авылында туып үскән, Чирмешәндә гомер итүче кадерле туганыбыз

    ГҮЗӘЛ МИРСӘЕТ кызы ШӘРӘФЕТДИНОВАның

    18 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

    Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшең Равил белән бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

    Безнең өчен янып-көеп торучы, кирәк чакта ашкынып ярдәмгә килүче, төпле киңәшләреңне бирүче туганыбыз син.

    Эшчән, тырыш, уңган, булган,

    Туган җанлы, пөхтә, чиста.

    Хак Тәгалә күңелеңә

    Кызганмаган нечкә хис тә.

    Борчыласың һәр мизгелгә,

    Вак нәрсә юк синең өчен.

    Җаның әгәр тыныч булса,

    Артып тора яшәү көчең.

    Ансат хезмәт эзләмисең,

    Шөкер итеп һәрчак эштә,

    Дус, туганны бергә бәйләп,

    Син җаваплы һәрбер төштә.

    Төгәллекне яратасың,

    Гөл коясың кулларыңнан.

    Син калдырган эзне табу

    Җиңел йөргән юлларыңнан.

    Иң изге теләкләр белән, туганнарың:

    Дания-Альфред, Гөлүсә-Ришат, Алсу-Мингали.

    Безнең теләкләргә сине бик яратучы балаларыбыз да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: