Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 августа 2021, 08:00

912

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче Сания Әгъзам кызы Шәйдуллинага

18 августта 80 яшь тула.

Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Хәерле, озын, борчу-хәсрәтсез гомер, балаларыңның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Күңелеңдә матурлык, йөрәгеңдә шәфкатьлелек нуры сүнмәсен, йөргән юлларың якты булсын. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез. Безгә яшәр өчен көч бирәсең, терәк булып торасың. Без синең белән бик нык горурланабыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз –

Безнең өчен hәрчак кирәк син.

Ал син бездән тәбрик сүзен –

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч тормыш белән гел шат яшәү,

Озын гомер – безнең теләкләр.

Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә.

Бәхет, шатлык белән гомер ит.

Чәчәкләргә кояш ничек кирәк,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән,

балаларың Ландыш-Рашат, Гөлсирә-Урал һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев