Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 августа 2021, 11:36

1112

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче Сания Әгъзам кызы Шәйдуллинаның

18 августта олы юбилее, аңа 80 яшь тула!

Кадерле апабыз! Чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Син hәрвакыт безнең өчен көенеп, уңышларыбызга сөенеп, акыллы киңәшләреңне биреп яшисең!

Апа!

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең hәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Нык сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Туган көнең - юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын –

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Барлык туганнарың исеменнән,

Әмин-Рәшидә, Мәдинә, Фәрхать-Асия, Фазыл-Рәшидә, Миндар-Гөлфия, Константин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев