Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 июля 2019, 08:10

1361

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче әтиебез

Фәнил Шәрип улы Шәйхетдиновның

18 июльдә туган көне.

Яраткан әтиебез һәм бабабыз, сине олы юбилеең белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыкларга күмелгән озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, әниебез белән һәр көнгә сөенеп, якыннарыгызның игътибарын, хөрмәтен тоеп, безгә юл күрсәтүче якты кояш булып, тигез гомер итүегезне телибез.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,

Бәхет кунсын күңелең түренә.

Барыбызга канат, терәк булып,

Талмый атла гомер үренә.

Кешелекле бит син, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән, балаларың Зилә-Руслан, Илнар-Айгөл;

оныкларың Ролан, Ранель. Безнең теләкләргә әниебез Гүзәл һәм барлык туганнар да кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев