Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 мая 2022, 09:39

1695

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче

Галия Сәлим кызы Сафиуллина 18 майда туган көнен – юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле туганыбыз! Сине чын күңелдән шул матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Һәркемнең дә күз алдында матур гомер юлы үттегез. Тормыш иптәшең Хәлил белән акыллы, тәрбияле ике балагыз – Нияз белән Миләүшәне үстереп, тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардыгыз, бүген оныклар шатлыгы күрәсез.  Аллаһыга шөкер, тормышыгыз түгәрәк, барысына да шөкер итеп, туганнар, дуслар белән мәш килеп яшәп ятасыз. Киләчәктә дә шул матур тормышларыгызның рәхәтен, бәрәкәтен күреп, җан тынычлыгы, исәнлек-саулык белән озын гомерләрдә яшәгез. Гел шулай туганнарыңның, балаларыңның, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, шатлык тулы өегезнең яме булып калырга, бергә-бергә яшәргә Ходай насыйп итсен дип матур теләкләребезне юллыйбыз, юбиляр.

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга

Һәрчак изге булды уйларың.

Сине яратучы туганнарыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X