Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 мая 2022, 08:34

1054

0

2

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче Галия Сәлим кызы Сафиуллинаның  18 майда 60 яшьлек юбилее.

Кадерле, яраткан әниебез, бүген безнең гаиләбез өчен бик якты, илаһи бәйрәм. Тормышның ямен, дөньяның рәхәтен, күңелнең сафлыгын, хезмәтнең бәрәкәтен аңларга өйрәтүең өчен мең рәхмәт сиңа. Сиңа саулык, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Әти белән пар канат булып озын-озак гомер итегез. Иҗат чишмәң гөрләп аксын. Җырларың, шигырьләрең белән безне тагын да сөендерергә язсын. Без синең белән бик горурланабыз.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә!

Сине яратып һәм хөрмәт итеп,
балаларың Нияз-Айгөл, Әмир-Миләүшә, оныкларың Динә, Сәйдә, Бәхтияр, Асылъяр.
Бу теләкләребезгә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X