Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 декабря 2018, 08:30

1114

0

1

Котлыйбыз!

Тукай поселогында яшәүче

әтиебез Рәфыйк Әхмәдулла улы һәм әниебез Саимә Госман кызы Гайнуллиннарны

бергә гомер итүләренә 17 декабрьдә 55 ел тулу уңаеннан ихлас күңелебездән котлыйбыз. 

Кадерле кешеләребез, сез шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшәдегез hәм яшисез. Тырыштыгыз шушы матур тормыш өчен, инде рәхәтен дә бергә күрегез.

Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әти, әни! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөhиме - картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек hәм корычтай саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Безне - биш баланы үстереп, тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә балаларыгызның hәм шулай ук оныкларыгызның да игелекләрен күреп яшәргә язсын Ходай. Барысы өчендә мең-мең рәхмәт, әти-әни!

Бәйрәмегез белән котлап,

Әти-әни, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Сез булганда, без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньяның.

Бәйрәмегез белән котлап сезне,

Бәхет тели ул hәм кызларың.

Иң изге теләкләр белән,

балаларыгыз Әхтәм-Гөлсинә, Рөстәм-Вәсилә, Рәмзия-Әсхәт, Фәнис-Ләйсән, Гөлүсә-Илшат.

Унбер оныгыгыз һәм өч оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X