Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 сентября 2021, 08:26

699

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кадида яшәүче ТӘЛГАТЬ ФАТЫЙХ улы МОГЫЙЗОВка

17 сентябрьдә 60 яшь тула.

Кадерлебез, юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син безнең өчен иң яхшы әти, үрнәк гаилә башлыгы, таянычыбыз. Сабыр холыклы, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булуың белән безгә – балаларыңа үрнәк син.

Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен чиксез рәхмәт сиңа, кадерле әтиебез. Сиңа исәнлекле озын гомер, эшеңдә зур уңышлар, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар, башкарган хезмәтләреңә сөенеп, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, тормышыбызга ямь өстәп, әниебез Тәнзилә белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән, балаларың: Дамир-Чулпан, Илхат-Лилия, Зәринә-Илшат,

оныкларың: Әмирхан, Зөлфия, Алмаз, Алия, Камил, Кәрим.

Безнең теләкләргә әниебез Тәнзилә дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев