Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 августа 2021, 07:23

2611

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче МАКСУД ГАЛИ улы ЗИННУРОВка

17 августта 80 яшь тула.

Əти! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имəскə өйрəткəн. Нинди генə кыенлыклар аша үтəргə туры килсə дə, син көчле булып алга туры карадың. Без һəрчак синең белəн горурланабыз!

Газиз кешебез безнең! Гомерең буе кулларыңда эш кораллары биеп торды. Синең тормыш тəҗрибəң, осталыгың бүгенге көндə бəхəссез. Гел шулай гаилəбезнең ышанычлы терəге булып кал. Кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмəсен. Сине 80 яшь тулу уңае белəн кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы əни белəн сиңа күп сынаулар үтəргə туры килгəндер. Əниебез

белəн, безне кадерлəп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аталарча кайгыртканың, гаделлеккə өйрəткəнең өчен зур рəхмəт сиңа, əти.

Кадерлебез! Сиңа булган телəклəребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектə, саулыкка төренеп, тапкан бəхетеңне югалтмыйча, тигез канат белəн үтəргə язсын. Тыныч картлык, нык сəламəтлек, балалар һəм оныкларның кадер-хөрмəтен тоеп, өебезнең нуры булып, безне сөендереп, озын-озак яшəвеңне телибез. Без сине бик нык яратабыз.

Әтиле йорт – иң бәхетле нигез,

Шаулап ачыла капкасы.

Ихатасы нурлы, табыны тулы,

Бәхет белән балкый як-ягы.

Гомерләрең куанычлы булсын, әти,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә: безнең өчен җирдә

Син иң изге һәм кадерле.

Иң изге теләкләр белән,

тормыш иптәшең Вәсилә, балаларың,

оныкларың һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев