Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 16 октябрь 2019 - 08:00
    344
    0
    2

    Керкәле авылында яшәүче

    Мөгаззәмә Зәки кызы Мисбахованы

    туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Аңа 17 октябрь көнне 80 яшь тула – юбилее.

    Кадерле, сөекле әниебез. Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

    Бөтен яхшылыкларың өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

    Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың,
    балаларың, оныкларың, оныкчыкларың:
    Ибраһимовлар, Мисбаховлар, Фәссаховлар,
    Рәҗәповлар гаиләләре исеменнән, улың Сирин.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: