Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 августа 2019, 08:20

865

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән,

бүген Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез

Сания Габделхак кызы Бочкареваның

17 августта гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Хәерле, озын, борчу-хәсрәтсез гомер, балаларыңның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Күңелеңдә матурлык, йөрәгеңдә шәфкатьлелек нуры сүнмәсен, йөргән юлларың якты булсын. Ходай сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә насыйп итеп, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

Йортыбызны җылытучы учак,

Тормыш юлыбызны яктыртучы маяк,

Нур сибүче кояш син безгә.

Сау-сәламәт булып озак яшә

Якыннарың белән гел бергә.

Күңел җылың белән яшәү дәртең

Сүрелмәсен гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Павел, балаларың Лариса, Роза-Сергей, Денис-Айгөл;

оныкларың Эдуард-Анжелика, Дарья, Арина.

Безнең теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X