Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 января 2020, 15:30

1043

0

3

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән,

хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче

Рәшидә Габбас кызы Әгъләмовага

17 гыйнварда 60 яшь тула.

Безнең өчен өзелеп торучы, туган җанлы, киң күңелле, акыллы киңәшләрен бирүче Рәшидә апабыз. Олы йөрәкле, юмарт, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, гаиләң, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек туганың булу - безнең өчен олы бәхет. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, тормыш иптәшең Фазыл белән парлы тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.

Сизелмичә көзләр килеп җиткән,

Гүя гомер бер дә үтмәгән.

Чәчкә генә көмеш сибелгән,

Күңелләрдән яшьлек китмәгән.

Телибез без сиңа олы бәхет,

Сөенечләрнең иң татлысын;

Сәламәтлекнең иң ныгын,

Тормышның мул, тулы, затлысын!

Изге теләкләр белән,

Әмир, Лашман, Чирмешән авылларында

яшәүче барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев