Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

15 октября 2020, 11:19

905

0

0

Котлыйбыз!

16 октябрь безнең өчен зур бәйрәм!

Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез Гөлия Хаҗимөхәммәт кызы Гатинага (Лашман)
60 яшь тула.

Кадерле әниебез, без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Туган көнең котлы булсын, әни,

Озак еллар язсын яшәргә.

Кочагыңа безне кысып алып,

Балам, диеп, сөеп дәшәргә.

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Сине кадерләп, балаларың Алия, Рәмилә,
кияүләрең Раил, Радик,

оныкларың Эльвина, Салават, Эльдан.
Бу теләкләргә әтиебез Рафаэль да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев