Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

14 января 2021, 08:08

838

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында яшәүче әтиебез
Исиян МөхиПбулла улы  Әгьлүковка - 15 гыйнварда,

әниебез Рабига Илалетдин кызы Әгьлүковага 17 гыйнварда 70 яшь тула.

Кадерлеләребез, сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, туар таңнарыгыз кояшлы, баскан адымнарыгыз нык, күңелегездәге җан җылыгыз сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыгызга, туганнарыгызга яшәеш чыганагы булып торырга насыйп итсен. Сез безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, безнең белән тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын.

Кирәк түгел алтын-көмеше дә,

Читтә торсын барлык байлыклар.

Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,

Каршы алу өчен әти-әни бар.

Әти булган йортның бәхете зур,

Әни анда олы бер терәк.

Бу дөньяда авырлыклар күрми,

Яшәр өчен безгә сез кирәк.

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз Әлфия, Илмир, Илфир, Сөмбел, Илнар-Ләйлә, Илсинә,
Илсаф, Инзилә, Илназ-Гөлназ, Ильяз, Илзат, Илхан, Гөльяз. 

Бу теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X