Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 14 сентябрь 2018 - 09:00
    644
    0
    0

    Әмир авылында яшәүче
    Әмин Әгъзам улы Әгъләмовның
    15 сентябрьдә юбилее – гомер бәйрәме.

    Безнең өчен хөрмәтле, кадерле абыебыз!

    Котлыйбыз сине олы юбилеең - 75 яшьлек туган көнең белән. Әмин абый, Син безнең нәселнең ышанычлы терәге! Үзеңнең киң күңелең белән туган нигезебезнең учагын сүндермичә, безне үз яныңа җыеп торучы кешебез! Рәшидә апа белән hәрчак безне тәмле ризыклар, кайнар чәйләр белән каршы аласыз, кунак итәсез.

    Төрле чаклар күргәнсеңдер, абый,

    Йөрәгеңдә күптер яра да.

    Киңәшчебез, терәгебез булып

    Озак яшә безнең арада.

    Кешелекле бит син, олы җанлы,

    Ярдәмле син дуска, туганга.

    Синнән газиз кеше белмим, бармы?!

    Без бәхетле, абый, син булганга!

    Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Рәшидә апа белән исәнлектә, саулыкта, тигезлектә, бала кайгылары күрмичә, оныкларыгызның уңышларына сөенеп озын-озак яшәгез.

    Сәлам белән Сания, Мәдинә, Фәрхать-Асия,
    Фазыйл-Рәшидә, Миндар-Гөлфия, Константин hәм барча балалар, оныклар.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: