Котлыйбыз!
Безнең өчен бик тә кадерле булган, Лашман авылының иң хөрмәтле кешеләренең берсе –
әтиебез, бабабыз Габдулла Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшинны
95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез, бабабыз!
Син авыр, катлаулы, шул ук вакытта мактауга лаек тормыш юлы узгансың. Яшьлегең сугыш елларына туры килеп, утны-суны кичеп, безнең бәхеткә исән-сау әйләнеп кайткансың.
Безне – 5 балагызны, әни белән җил яңгыр тидермичә тәрбияләп үстердегез. Син безгә һәр яклап та үрнәк булдың, төпле, акыллы киңәшләрең белән тормыш итәргә өйрәттең, бүген дә безнең өчен таяныч, киңәшчебез булып торасың. Әти! Алдагы көннәрдә дә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы телибез.
Тормыш юлың авыр булган,
Намус белән аны узгансың.
Әле олыгайган көнеңдә дә
Безгә үрнәк булып торасың.
Без бәхетле бүген, әлегәчә
Әти, диеп сиңа дәшкәнгә
Насыйп булсын, әти, озак еллар
Безне куандырып яшәргә.
Барысы өчен без рәхмәтле сиңа,
Лаеклы син иң зур хөрмәткә.
Исәнлек һәм бәхет, шатлык белән
Яшә, әти, кадер-хөрмәттә.
Сине яратып һәм хөрмәтләп,
балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев