Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

14 апреля 2020, 09:30

2692

0

3

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, бүген Лашманда яшәүче

Роза Габдрахман кызы Сөнгатуллинаның
15 апрельдә олы юбилее.

Кадерле, яраткан туганыбыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Киң күңелле, җор телле, сабыр, батыр йөрәкле син. Беркайчан да сагыш-моңга бирешмисең, тормышны яратасың, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булып кал. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә яраткан җизнәбез, киявебез Мингата белән бары сихәтлектә-саулыкта, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез.

Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүз белән.

Туган көнең - юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән, Әмирдән Хәлиуллиннар,
Туймазыдан Әминовлар, Яр Чаллыдан Мозаффаровлар, Мансуровлар гаиләләре һәм
Магнитогорскидан Зөлфия апаң.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Роза Апа бу телэклэрнен барсынада кущылабыз сина исэнлек саулык тоныч тигез тормыш телибез Роза Апа гомер буе безнен эти Эни не олылап хормэт иттен безне уз туганнарын кк якын Курден кирэк вакытта кинэш бирден Нинди изге телэклэрен бар барсыда тормыш ка ашсын