Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

31 октября 2020, 08:00

667

0

1

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез

Айрат Ирек улы Вәлиевның 1 ноябрьдә гомер бәйрәме.

Кадерле әтиебез! Гаиләбез исеменнән, бүгенге бәйрәмең - юбилеең белән ихластан котлыйбыз! Кадерлебез, син безнең өчен һәрчак  олы җанлы, кешелекле, ярдәмчел, зур хөрмәткә лаеклы, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулаган кеше. Тормышта гаиләңнең таянычы, терәге син һәм безнең өчен бик кадерле, бик кирәкле кеше! Әни белән бергә матур итеп яшисез. Безне – балаларыгызны яхшы тәрбияләп, укытып, акыллы киңәшләрегезне биреп олы тормыш юлына чыгардыгыз. Без сезне бик яратабыз, рәхмәт сезгә!

Әти! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезгә терәк, кирәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның ихтирамын тоеп, тынычлыкта, муллыкта тигез гомер итәргә язсын.

Әти, диеп әйтер кешең булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл

Синең белән туган йорт ямьле.

Сине хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Роза,

балаларың: Римма-Нәфис, Айнур.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев