Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 апреля 2020, 13:20

2492

0

1

Котлыйбыз!

Гомере буе Әмир авылында яшәп, хәзер Чирмешәндә гомер итүче әниебез

Хафизә Ярулла кызы Рәхмәтуллинага

8 апрельдә 90 яшь тулды.

Кадерле әниебез, әбиебез, син тормышыбызның якты маягы, гаиләбезнең ышанычлы терәге. Безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдың, киңәшләрең тормыш буйлап атларга ярдәм итте. Авыр сынаулар белән күрешергә туры килсә дә, тормышка мәхәббәтең югалмады, күз яшеңне сөртеп алга атладың. Йөрәк җылыңны, тәрбияңне һәрберебезгә тигез бүлдең, безнең белән шатлыкларга сөенеп, авыр чакларда юата белдең.

Сиңа алдагы көннәреңдә күңел тынычлыгы, ныклы саулык, чиксез бәхет, кайгы-борчусыз таңнар теләп калабыз. Һәрвакыт кадер-хөрмәттә, балаларың, оныкларың җылылыгын тоеп яшәргә язсын.

Син булганда безгә ничек рәхәт,

Кояш та бит бездән көнләшә.

Без бәхетле, әни, бик бәхетле,

Син булганда һәрчак янәшә.

Безгә кылган барлык игелегең

Меңе белән кайтсын үзеңә.

Тормышыбыз ямьле синең белән,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән, улың Винер, киленең Галия,

оныкларың Фәнзил, Ләйлә, Гөлназ, Лилия Мортазиннар; кызың Гасимә, улың Хәсән һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юбилеен, белэн эбием!!! Тагын эле озак яшэргэ булсын!!!