Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 марта 2019, 10:30

1980

0

4

Котлыйбыз!

Тукай поселогында яшәүче яраткан кешебез

Рафик Әхмәдулла улы Гайнуллинны

13 мартта үтүче 80 яшьлек юбилее белән

ихлас күңелдән котлыйбыз.

Кадерлебез, гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән, безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен hәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Өебез hәрчак ямьле, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Иң изге теләкләр белән, балаларың

Әхтәм-Гөлсинә, Рөстәм-Вәсилә, Рәмзия-Әсхәт, Фәнис-Ләйсән, Гөлүсә-Илшат;

унбер оныгыгыз, өч оныкчыгыгыз. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X