Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 22 октябрь 2020 - 11:29
    252
    0
    0

    Лашман авылында гомер итүче, безнең өчен якын һәм кадерле кешебез – әтиебез, бабабыз 

    Хади Гали улы Вәлиевка 22 октябрь көнне 85 яшь тулды.

    Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине шушы матур бәйрәмең - олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, ачык йөзле кеше, син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, киңәшчебез дә. Әни белән бергәләп безне - биш баланы кадерләп үстереп, ныклы тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Туганнарның кадерен белеп, балаларыңны, оныкларыңны яратып-сөеп, безнең өчен һәрчак кайгырып яшисең син, әти. Хезмәт сөючәнлегең  бүгенгесе көндә дә сиңа  тынгылык бирми, син һәрвакыт нидер эшлисең, нәрсәдер майтарасың... Үз һөнәреңне - шофер хезмәтен  дә җиренә җиткереп, оста итеп башкара белдең син, әти. Кырык елдан артык бер урында хезмәт куйганың өчен мактау кәгазьләрең дә санап бетергесез. Әле бүген дә мәчеткә йөрүче “ак бабай“ булуыңа карамастан, ышанып, руль  артына утырып чыгып китәсең, безне дә печәненә,  җиләгенә алып барасың, Аллага шөкер!

    Бүгенге матур бәйрәмең белән котлап, әти, сиңа җир йөзендәге иң матур, иң изге теләкләрне генә юллыйбыз! Язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, якты иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Туган нигезебез һәрчак ризыклы булсын, гаилә җылысы беркайчан да сүнмәсен! Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, матур, озын гомер кичерегез. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сезгә. Әтиебез-әниебез, барысы өчен дә мең рәхмәт!

    Иң изге теләкләр белән, кызларың, улларың, кияү-киленнәрең, 12 оныгың, 6 оныкчыгың.

    Бу теләкләргә әниебез Минҗамал да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: