Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 октября 2018, 08:15

1781

0

2

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында гомер итүче газиз кешебез

Ясәви Гафурҗан улы Шәмсетдиновның
13 октябрьдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Калерлс әтиебез. яраткан дәү әтиебез! Шушы тантаналы һәм олуг бәйрәмең көнендә без сина ихлас котлауларыбызны юллыйбыз! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торуын телибез! Алдагы гомерләрең сәламәтлектә үтсен, чиксез бәхет-куанычларга бай булсын!

Олы җанлы, киң күңелле әтиебез! Син безнең ышанычыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез! Без шушындый акыллы, дәрәҗәле, бик күпләргә үрнәк булырдай гаиләдә үсүебез белән чиксез горурланабыз! Ата-ана һәм туган җир кадерен белергә өйрәткәнең, киңәшчебез, таянычыбыз булганың өчен бик зур рәхмәт сиңа! Әниебез белән пар канат, бер-берегезгә терәк булып, сезгә әле бик күп еллар шатлыкта, бәхеттә яшәргә язсын. Сез булганга туган йортыбыз ямьле, күңелебез шат, тормыш күгебез аяз. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне теләп, улларыгыз: Рамил, Ринат, кызыгыз Гөлнара, киленнәрегез: Гүзәл, Алия һәм 6 оныгыгыз: Рәзилә, Рәнис, Ралинә. Рания, Рәйла, Нурия.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X