Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 августа 2022, 07:50

686

0

2

Котлыйбыз!

Әмир авылында гомер итүче, безнең өчен якын һәм кадерле кешебез –

әниебез, тормыш иптәшем, Флера Ядькәр кызы Җиһаншинага 13 август көнне 50 яшь тула.

Кадерле, сөекле әниебез! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Һәрвакыт шундый сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Һаман шулай безгә терәк булып, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләргә төренеп, әтиебез белән пар канатлар булып, тигезлектә яшәвеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!

Әни, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була,

Кайгыларың булса — югала.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Матур булып атсын таңнарың.

Рәхәт яшә, игелеге кайтсын

Син үстергән һәрбер балаңның.

Без телибез сиңа зур бәхетләр,

Күтәренке булсын күңелең.

Матур яшә, картаюны белмә,

Гел шатлыктан торсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән

Рәмис – Миләүшә, Рузилә – Илназ, Ранис.

Бу теләкләргә әтиебез Акдәс тә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X