Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 12 гыйнвар 2021 - 08:10
    190
    0
    0

    Чирмешәндә яшәүче

    Рәфис Салих улы Хөснетдиновка

    13 гыйнварда 55 яшь тула.

    Кадерлебез! Һәрчак туганнарча җылы мөнәсәбәтең, ихлас күңелле, ярдәмчел булуың өчен без сине хөрмәт-
    либез. Юбилеең белән котлап, нык саулык, озын гомер, бик күп шатлыклы көннәр, гаилә бәхете телибез. Һәр теләгең, хыялың тормышка ашсын, эшләрең уңышлы булсын.

    Туганлыкны саклап яшик шулай,

    Бер-беребезнең хәлен белешик.

    Шатлык килсә, бергә уртаклашыйк,

    Борчуларны бергә бүлешик.

    Туганыбызның тормыш иптәше –

    Альбина Хөснимәрдан кызы Хөснетдинованың да 

    21 гыйнварда туган көне.

    Яраткан киленебез, җиңгәбез, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алганың, безгә күрсәткән хөрмәтләрең өчен мең рәхмәт сиңа. Сине гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Бүгенге бәхетегезгә берүк күзләр тимәсен. Улыбыз, туганыбыз Рәфис белән балаларыгызның уңышларына сөенеп, шатлыкта, сәламәтлектә, бәхеттә, рәхәттә яшәгез.

    Сезне яратып, әниегез,  туганнарыгыз Самат-Галия,
    Фидаэль-Вероника һәм балалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: