Котлыйбыз!
Чирмешәндә гомер итүче яраткан кешебезгә –
Әбүзәр Рәхимҗан улы Мортазинга
12 октябрьдә 65 яшь тула.
Кадерле әтиебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!
Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез!
Алдагы тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән иңне-иңгә куеп яшәргә насыйп булсын.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәйханә,
балаларың Илнур-Рузилә, Эльмира-Арслан,
оныкларың Раим, Сәлим һәм кода-кодагыйларың.
Нет комментариев