Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 августа 2021, 08:11

727

0

2

Котлыйбыз!

Утыз Имән авылында яшәүче Мингәрәй Минәхтәм улы Әминовка
12 августта 57 яшь тула.

Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, улыбыз, бабабыз, сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син – балаларыбызның, гаиләбезнең җылы кояшы, терәк таянычы булган иң газиз кеше. Гаиләбез күге һәрчак аяз, табыннарыбыз мул, түгәрәк, күңелләребез мөбарәк, сәламәтлегебез нык, гомеребез хәерле һәм бәрәкәтле булсын. Балаларыбызның һәм оныкларыбызның уңышларына сөенеп, рәхәтләргә-рәхмәтләргә төренеп, кадер-хөрмәттә яшәргә, тигез картаерга, ике дөнья бәхетенә ирешергә, бергә-бергә дус-тату итеп яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Эзләсәң дә табып булмыйдыр ул

Синең кебек изге җаннарны.

Кулдан килсә, бүләк итәр идек

Һавадагы йолдыз-айларны.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен

Кояш белән сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сиңа телибез.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рушания,

балаларың Гөлгенә-Илнар, Адель, оныгың Реналь.

Әлеге теләкләргә әниебез Наҗия дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев