Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, яраткан бабабыз
Илдус Хафиз улы Җиһаншинның 12 июньдә туган көне - 60 яшьлек юбилее.
Иң хөрмәтле кешебез! Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, әниебез белән тигезлектә, якыннарыңның күңел җылысын тоеп озак еллар исән-имин яшәвеңне телибез.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Нурсинә,
балаларың Илсөяр-Ильмир, Гөлгенә-Рамил, Илсур-Алия,
оныкларын Адилә, Әмир, Рамазан, Әминә, Алисә, Сәминә һәм Ясминә.
Нет комментариев