Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 мая 2019, 09:00

929

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, тормыш һәм хезмәт юлын Уфада үткәреп,

бүген Мәскәүдә балаларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итүче апабыз

Сәгыйдә Барый кызы Төхвәтуллинаның

9 майда юбилее.

Апабыз, син олы йөрәкле, мәрхәмәтле, киң күңелле, иң авыр чакларда һәрвакыт таянырдай якын кешебез. Җиңел булмаган тормыш юлын бары тик үзеңнең тырышлыгың, үҗәтлегең белән бик матур итеп үтәсең. Эшеңдә зур дәрәҗәләргә – хәтта “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә ирештең, балаларыңа югары белем биреп, зур тормыш юлына озаттың. Син әле дә аларның зур таянычы.

Кадерлебез, сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын Аллаһы Тәгалә. Туган йортка кунакка кайтуың -  безнең өчен зур шатлык, бәйрәм.

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

Һәр ел саен туган көннәр уза,

Якынайтып безгә картлыкны.

Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт:

Бар гомереңә кылдың игелек.

Сәламәт бул, һичбер кайгы күрмә,

Аллаһы Тәгалә язсын иминлек.

Иң изге теләкләр белән, туганнарың

Рәшит-Мәдинә, Рузалия-Шәүкәт, Сания-Дамир, балаларыбыз. 

Әлеге теләкләргә балаларың Рөстәм-Мармалат, Әминәт, Сәлимәт,

Ләйсән-Хамат, Рахим, Сафия, Амалия да кушылалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев