Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 сентября 2019, 08:00

850

0

2

Котлыйбыз!

Бәркәтә авылында туып үскән,
бүген Чирмешәндә гомер итүче
ХӘЛИЛ НАИЛ улы САФИУЛЛИНның
2 сентябрьдә туган көне – юбилее.


Хөрмәтле якын кешебез! Шул зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа иң ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшең – туганыбыз Галия белән парлы, тигез, матур, тыныч тормышта яшәп барыбызны да шатландырып торырга Ходай насыйп итсен сезгә.
Сабыр да син, гадел, кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.


Ихтирам белән, сезне яратучы туганнарыгыз –
Әхмәдуллиннар һәм Габидуллиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев