Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 января 2019, 08:00

962

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә яшәүче яраткан әниебез

Рушания Сабирҗан кызы Шакировага

2 гыйнварда 60 яшь тула.

Рәхмәт, әни, яхшы кеше итеп безне – ике улыңны ялгызың сөеп үстердең. Үрнәк булып тормыш юлыбызда, яшәү өчен безгә көч бирдең. Бәхет, шатлык, исәнлек-саулык, гомерләрнең иң озынын теләп калабыз сиңа, әниебез. Безне куандырып озак яшә, лаеклы син кадер-хөрмәткә.

Котлап сине юбилеең белән,

Безнең күңел фәкать шатлана.

Яшик әле бергә, бергә яшик,

Бергә яшәү – бетмәс тантана.

Без телибез сиңа исәнлекләр,

Ак бәхетләр, матур картлыклар.

Кайгыларны урап үтсеннәр дә,

Китмәсеннәр килгән шатлыклар.

Картаямын диеп хаваланма,

Үзе бәхет - җитү картлыкка.

Үткән гомер үткән, яшьлек артта күптән,

Алдагысы үтсен шатлыкта.

Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,

Тик кайгылар гына күрмә син.

Яшик әле бергә, матур яшик,

Тик йөрәккә кырау төшмәсен.

Иң изге теләкләр белән,

сине яратып, улларың Илнар һәм Илшат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев