Котлыйбыз!
Түбән Кәминкә авылында яшәүче әниебез
Минхәят Габдрахман кызы Сәгъдиеваның
1 гыйнварда туган көне.
Кадерлебез! Кеше булсыннар дип кичергән йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен бүген синең алда баш иябез. Безне – сигез баланы әтиебез белән кадерләп үстердегез. Рәхмәт сиңа, әниебез! Кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Син – безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Иман нуры тулган күңелеңдә җан рәхәте, җан тынычлыгы табып, шулай бергә-бергә безне шатландырып, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, оныкчыкларыңның шаянлыгына куанып гомер кичерсәң иде. Әниебез – алтын бөртегебез, туган көнең белән!
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әниебез, җылы йортыбыз.
Котлап сине бәйрәмең белән,
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен сине һәрвакытта
Сагыш уты, борчу-көенеч.
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың исеменнән кызың Сөмия һәм 15 оныгың, 10 оныкчыгың.
Нет комментариев