Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 1 гыйнвар 2020 - 08:25
    577
    0
    2

    Түбән Чегодай авылында яшәүче

    Рузалия Шакир кызы  Бәдертдинованың

    2 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.

    Кадерле әниебез, әбиебез, ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз!

    Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миhербанлы саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насый булсын үзегезгә!

    Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

    Сине ташламасын, әни, гомергә.

    Йортыбызны җылытучы учак,

    Нур сибүче кояш син безгә!

    Иң изге теләкләр белән,

     балаларың: Венера-Данил, Илдус-Гүзәлия;

     оныкларың: Диләрә, Камил, Нурия, Исламия. 

    Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: