Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 10 апрель 2019 - 09:00
    426
    0
    0

    Югары Кәминкә   авылында туып үскән, хәзер  Чирмешәндә  яшәүче 

    кадерле  кешебез Кәфия Салих кызы  Хөснетдиновага

    11 апрельдә 80 яшь тула.

    Сөекле  әниебез,  әбиебез!   Без сине юбилеең  белән ихлас  күңелдән  кайнар котлыйбыз! Җир йөзендә әнидән дә рәхимле,  әнидән дә олы  җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның  михнәтен,  күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген өйрәтүче,  үз җаны аша  уздырып, иман иңдерүче, әни! Аллаһының мең рәхмәте яусын, сиңа, әни! Озын гомер, тән сихәтлеге,  саулык, күңелдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, безгә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

    Бүген синнән яшең  сорамыйбыз,

    Тик укыйбыз маңгай сырларын.

    Синең узган юллар,

    Син эшләгән куллар

    Үзе әйтеп тора  узганын.

    Бирсен сиңа Ходай сәламәтлек,

    Кызганмасын  һич тә шатлыкны.

    Бүләк итсен бер дә кызганмыйча

    Иман нуры белән балкып торган

    Бәхетле һәм матур картлыкны.

    Иң изге теләкләр белән, Самат-Галия, Рәфис-Альбина,

    Фидаил-Венера һәм  оныкларың,  оныкчыкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: