Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 10 февраль 2021 - 11:35
    388
    0
    0

    Валентина Николаевна Мироновага (Югары Кармалка авылы) 

    11 февральдә 80 яшь тула.

    Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

    Котлы булсын юбилеең,

    Бәхетләрең килсен күренеп.

    Куанычлар гына юлдаш булсын,

    Яшә шатлыкларга төренеп.

    Сине яратып, ирең Леонид Максимович,

    балаларың, оныкларың һәм аларның балалары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: