Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

10 февраля 2019, 08:30

1250

0

2

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче

Рушания Миннәхмәт кызы  Гыйрфанованың

11 февральдә гомер бәйрәме – туган көне.

Әни! Сине 50 яшьлек юбилеең белән тәбриклибез! Синең гомереңдә дә авыр көннәр аз булмады, әмма сынмадың, сыгылмадың. Менә дигән ана булдың. Ходай синең барлык изге теләкләреңә, ниятләреңә, дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәреңә шушы изге минутларда озын, тыныч гомер язылсын.

Бүген синең олуг юбилеең!

Ниләр телик шушы хөрмәткә.

Кыска итеп, җыйнап кына әйтсәң,

Син лаеклы кеше чын рәхмәткә.

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп,

Яшә син мәңгелек гөл булып.

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез.

Иң изге теләкләр белән, балаларың Фаил-Диләрә, Раил,  оныгың Таңсылу.

Әлеге теләкләргә туганнарың, кода-кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X