Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 13 октябрь 2020 - 08:16
    523
    0
    0

    Безнең яраткан кызыбыз, апабыз, әниебез
    Венера Марс кызы Кәримова (Чирмешән)
    14 октябрьдә күркәм юбилеен үткәрә.

    Кадерлебез, әлеге ихлас котлауларыбыз синең өчен.

     Син һәрвакыт һөнәри осталыгың, көчле характерлы, таләпчән булуың, шул ук вакытта ягымлы елмаюың белән күз алдына киләсең.

    Ачык, мөлаем йөзең, мәрхәмәтле олы йөрәгең безнең барыбыз өчен дә кадерле.

    Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршыла.

    Юбилеең белән котлап,

    Зур бәхетләр сиңа телибез.

    Үзең кешелекле булган өчен

    Олылыйбыз бүген сине без.

    Тыныч күңел белән озак яшә,

    Бәхет-шатлык татып дөньяда.

    Игелек һәм муллык диңгезеннән

    Мул өлешләр чыксын сиңа да.

    Иң изге теләкләр белән, әтиең-әниең,
    Әнисә, Алия-Рафаэль, Динар, Регина, Ранэль, Асэль;

    шулай ук үзенең туган көнен үткәрүче Элина – аны да котлыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: