Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 июня 2019, 10:16

1063

0

0

Котлыйбыз!

Утыз Имән авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Әлфия Нәбиулла кызы Ихсановага  12 июньдә 70 яшь тула.

Кадерле, яраткан әниебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең  белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең  иң зурысын, шатлыкларның иң олысын  юллыйбыз.  Кеше  булсыннар дип  кичергән  йокысыз  төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен  бүген синең алда баш иябез. Безне  әтиебез белән кадерләп  үстердегез. Рәхмәт сиңа, әниебез!  Кирәк чакта кырыс та,  таләпчән дә була белдең.  Син - безнең  таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Иман нуры тулган күңелеңдә җан рәхәте, җан тынычлыгы табып,  шулай бергә-бергә  безне шатландырып,  оныкларыңның шатлыгына  сөенеп, оныкчыкларыңның  шаянлыгына  куанып гомер кичерсәң иде. Әниебез  - алтын бөртегебез, туган көнең белән!

Мәңге-мәңге  шулай тәрәзәләрдә

Балкып торса иде  утыбыз.

Һәрчак  безне  каршы алса иде

Әниебез, җылы йортыбыз.

Котлап сине  бәйрәмең белән,

Без телибез  шатлык-сөенеч.

Урап үтсен сине һәрвакытта

Сагыш уты, борчу-сөенеч.

Иң изге теләкләр белән,   яраткан балаларың Лилия-Рәвгать, Гүзәл- Роберт;

оныкларың  Рәмис-Сабина, Ләйсән, Ранэль, Зәлинә, Азалия; оныкчыгың Рамина. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев