Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 9 июнь 2022 - 10:06
    1287
    0
    1

    Лашман авылында яшәүче
    ФИДАНИЯ ВӘЛИ кызы ГАФФАРОВАның
    10 июньдә туган көне – 75 яшьлек юбилее.

    Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, шатлык-куанычлар телибез. Мул, имин тормышта балаларыңның, оныкларыңның игелеген, гомер буе кылган яхшылыкларыңның әҗерен күреп, рәхәттә, бәрәкәттә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын.
    Әни, диеп әйтер кешең булу –
    Нинди бәхет бит ул дөньяда.
    Шатлыкларың булса уртак була –
    Кайгыларың булса – югала.
    Уйлама әле, картаям, дип,
    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
    Урыннарың булсын гел түрдә.

    Иң изге теләкләр белән,
    улларың Рәфис, Рәис, Рәмис, Радик, Рөстәм һәм киленнәрең, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: