Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 января 2020, 14:20

1232

0

3

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче яраткан әтиебезне,

Якуб  МәслАхетдин улы Заһретдиновны

10 гыйнварда булачак 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Кадерлебез, гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән, безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа! Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена.

Маңгаеңда сырлар - үткән еллар,

Борчуларның эзе - ак чәчең.

Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,

Котлы булсын юбилеең!

Декабрь аенда әтиебез һәм әниебез Хәлилә Сәлим кызы Заһретдинова белән иңне-иңне куеп яшәүләренә 45 ел тулды.

Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа, әти!

Иң изге теләкләр белән,  балаларың Илһам-Әлфия, Илһамия-Ринат, Илшат-Гөлүсә.

Оныкларың Алия, Талия, Зилә, Эльвира.

Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев