Котлыйбыз!
9 декабрьдә кадерле кешебез КАДРИЯ ХӘСӘНҖАН кызы МӨХӘММӘТШИНАның (Чирмешән) 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Без сине чын йөрәктән юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, безне шатландырып, сөенеп яшәргә язсын. Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәтсез, якыннарыңның игелеген күреп, озын гомер теләп калабыз.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Алмаз,
балаларыгыз: Зөлфия-Ринат, Илназ-Катя,
оныкларыгыз: Раилә, Зәринә, Айдар, Адель.
Нет комментариев