Котлыйбыз!
Безнең кадерле сеңелебез, каенсеңелебез һәм апабыз
Ангелина Герольдовна Ибраһимованың
8 мартта юбилее.
Кадерлебез, киң күңелең, мәрхәмәтлелегең, ярдәмчеллегең өчен чын күңелдән зур рәхмәт Сиңа. Без сине бик яратабыз. Һәрвакыт шундый чибәр, шат күңелле, ягымлы булып кал. Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез сиңа.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән, ир туганнары
Валерий, Владимир һәм Юрий Мироновлар, киленнәр Наталья, Татьяна, Лилия һәм
безнең балалар: Дима-Тамара, Ангелина, Матвей; Аня һәм Ангелина; Эдуард һәм Роман.
Нет комментариев